Югары Ушмы авылы өлкәннәре Изге Болгар җирләренә экскурсия кылдылар.

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

7 сентябрь көнне Югары Ушмы авылы өлкәннәре Изге Болгар җирләренә экскурсия кылдылар.  Экскурсия барышында алар Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече Манара, Кара пулат, Ак пулат, Хан мунчасында, Болгар тыюлыгы территориясеннән тыш төзелгән Икмәк музее дип исемләнгән зур комплекста булдылар. Болгар шәһәре–һәрбер татар кешесе өчен изге урын. Шәһре Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу–безнең өчен зур шатлык. Бу сәяхәт безнең күңелләрдә халкыбыз тарихына ихтирамыбызны һәм кызыксынуыбызны тагын да арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International