Мамадыш хуҗалыкларының куәте арта.

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

“Старый мельник“ та, “Передовик“ хуҗалыгы да әле сентябрь башында гына алып кайткан, туфракны тирән итеп эшкәртә торган агрегатларын бүген басу эшендә тулы куәтенә файдаланалар.

 Икесендә дә туңга сөрү тулысынча шулар ярдәмендә, ягъни сөрү катламын тирәнәйтеп алып барыла. Быел да районыбыз хуҗалыклары машина-трактор паркы шактый гына техникага, тагылма җайланмаларга тулыланды. “АПК “Азык-төлек программасы“, кукурузны бөртеккә үстерү белән шөгыльләнгәч, комбайннарга тагу өчен, җиде данә кукуруз суктыру ургычы алып кайтты. Алар да бүген эштә кулланылалар. Җәмгыять, 1322 гектар кукурузының 1108 гектарын суктырып, 5318 тонна уңыш җыеп алды инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International