Бүген төшке аш вакыты тәмамланып килгәндә (якынча 12:50 сәгать) шәһәребез урамында чираттагы юл-транспорт һәлакәте искәртелде.
Пожарка тавыннан төшеп, Ушма елгасы аша салынган күпер аша чыкканда, “Лада-Калина“ маркалы автомобиль ике арадагы дистанцияне сакламау нәтиҗәсендә, үзеннән алда баручы “КIA“ның артына килеп керә. Иномарканың үзеннән алдагы машинаны Ушма Яр буе урамына үткәреп җибәрергә туктаган мизгеле була бу. Юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен “Калина“ хуҗасына ЮХИДИ хезмәткәрләре беркетмә төзеделәр.
Бу участокта юл тар һәм көндезге “час пик“ вакыты булу сәбәпле, һәлакәт урынында бөке хасил булган иде. Берничә минуттан хәрәкәт итү нормальләште.