ФАП – халык өчен иң кирәкле объектларның берсе, аннан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Уразбахты авылында ачылачак ФАПта беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Яңа корылмада процедура, табиб кабул итү бүлмәсе, башка кабинетлар да бар. Иркен һәм якты бүлмәләр, яңа җиһазлар һәм кирәк-яраклар бик уңай тәэсир калдыра. Объектка ут һәм су кертелгән. Тупланган тәҗрибәдән, конструкциянең җайлы булуыннан файдаланып, төзүчеләр аны ун көн эчендә өлгерттеләр. Ә бинаның әйләнә-тирәсен төзекләндерү, су, канализация системасын булдыруны авыл җирлеге башкарды. Медицина ярдәмен халыкка инде биредә 38 ел дәверендә фельдшер булып эшләүче тәҗрибәле белгеч Шәйхетдинова Равия Вахитовна күрсәтә.