Мамадыш районының Түбән Ушма мәдәният йортында язучылар фокус күрсәтте.

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

“Тере язучы“ күрергә авылның олысы-кечесе җыелды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, күренекле шагыйрь, Рамис Аймәт менә дигән алып баручы һәм җырчы да икән. Гомумән, очрашуга килгән язучылар – Илсөяр Иксанова, Альберт Гаделшин, Рафаил Газизов, Вәрис Гали, Гөлнур Васыйлова – барысы да киңкырлы шәхесләр булып чыктылар. Каләм әһелләре тамашачыларга ил-көн вәзгыяте хакында сөйләде, яңа әсәрләреннән өзекләр һәм шигырь укыды, сорауларга җавап бирде. Районыбызның күренекле җырчылары Марат Локманов һәм Илфир Исламов башкаруындагы җырлар нур өстенә нур булды.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова кичәгә йомгак ясап, язучыларга, авыл халкына иң изге теләкләрен җиткерде: “Яңартылган мәдәният йортында уйландырдыгыз да, моңландырдыгыз да, милли хисләребезне дә кузгаттыгыз. Мамадыш – әдәбиятка, ана теленә битараф булмаган төбәк. Киләчәктә дә Ватаныбызны, милләтебезне чәчәк аттыруга бердәм команда белән күркәм хезмәт куярга, һәркайсыбызга үз миссиясен үтәргә язсын!“ – диде ул

Бу истәлекле очрашу турында тулырак мәгълүматны “Нократ“ газетасының алдагы саннарыннан укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International