Мамадышның азык-төлек куркынычсызлыгы үсә.

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Район буенча бөртекле культуралардан суктырылган уртача уңыштан ике тапкыр күбрәк бу. Хуҗалыкта быел кукурузны, бөртеккә алу өчен, 1322 гектар үстергәннәр иде. Бүгенге көнгә яртысы суктырылган һәм өч мең тоннадан артыграк уңыш алынган. Аны янчетеп базга салалар. Болай эшләгәндә аның маллар организмы тарафыннан үзләштерүчәнлеге яхшыра. Бөртеккә суктырып алу өчен кукурузны “Мамадыш азык-төлек корпорациясе“, “АПК “Нократ“, “Омар“ агрофирмасы да чәчкән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International