“АПК “Азык-төлек программасы“ басуларында аны планлаштырган 1450 гектар урынына 2035 гектар чәчеп куйдылар. Быел алар арышның һәр гектарыннан 30 центнердан артыграк уңыш җыеп алганнар иде. “Шакирҗанова“ крестьян-фермер хуҗалыгы да планын 151 процент итеп үтәде. Август аенда туфракта дым калмаса, көннәр коры торса да, яңгырларның барыбер ява башлаячагын аңлап, хуҗалыкларыбыз көзге чәчүгә вакытында керешкәннәр иде һәм оттылар. Бүгенгә район буенча 10 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелде инде. Күптән көткән яңгырлар да күренә башлады.