Мамадыш бәрәңгесенә Казаннан заказ бар.

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

“Старый мельник“ җәмгыятендә быел бәрәңгене 300 гектардан артык утыртканнар иде. Аны казып ала башладылар. Елның яңгырсыз килүенә дә карамастан, уңышы һәр гектардан 100 центнердан да күбрәк чыга. Дүрт йөз тоннадан артык бәрәңгеләрен Казанда сентябрь уртасында башланачак ярминкәләргә алып бару өчен әзерләп тә куйганнар инде. “Безнең бәрәңгеләрне Казан халкы яратып сатып ала. Бер вакытта да сатып бетермичә кайтканыбыз юк“,–ди “Мелиорация“ ПМКсы генераль директоры Ринат Мостафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International