Мамадыштагы 4нче мәктәп коллективын эвакуацияләделәр.

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан шәһәрдәге 4нче санлы гомумбелем бирү учреждениясендә терроризм, янгын чыгу һәм башка гадәттән тыш хәлләр очракларында эш итү һәм үзеңне тоту күнекмәләре буенча өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.
Эвакуацияләүне районның терроризмга каршы көрәш комиссиясе секретаре Олег Рылов, эчке эшләр һәм мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә үткәрәләр. Алар “гадәттән тыш” хәл хакында хәбәр иткәннән соң, 
Педагогик коллективның бинадан чыгуларын күзәттеләр. Мәктәп бинасы санаулы минутлар эчендә бушап калды: йөзләгән укучы һәм укытучы, техник хезмәткәр ишегалдында тезелде, ә җаваплы затлар эвакуацияләүне оештыручыларга хисап тоттылар.

Өйрәнү тревогасына йомгак ясап, Олег Рылов эшләрнең бердәм баруын әйтеп үтте һәм төп кагыйдәне искәртте: "Терроризм, янгын куркынычсызлыгы, яки башка һәлакәтләр вакытында нәрсәләр эшләргә кирәклеген мәктәптә дә, өйдә дә онытырга ярамый".
Бергәләп эвакуация репетициясен анализладылар. Коллектив “канәгатьләнерлек” билгесе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International