Билгеләп үткәнчә, З сентябрьдә бөтен илдә терроризмга каршы көрәш көнен билгеләп узалар. Бу уңайдан районыбыз мәктәпләрендә терроризмга каршы көрәш темасына сыйныф сәгатьләре узды.
3нче санлы мәктәпнең тамашалар залында да шундый чараларның берсе оештырылган иде. Укучылар, мөгаллимнәр, “Дуслык” велойөрешендә катнашучылар Беслан вакыйгалары турында фильм, Бесланда ачылган “Фәрештәләр шәһәре”, Россия спецназ командасы турындагы яңалыклар белән таныштылар.
Залдагылар каршында районның терроризмга каршы көрәш комиссиясе секретаре Олег Рылов та чыгыш ясады. Чыгышы барышында террор булган очракта үзеңне ничек тотарга, террористлар белән аралашуның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге хакында да мәгълүматлар җиткерде ул.
-3 нче сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Россия Федерациясе халыклары белән бергә без бернинди гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннарын искә алабыз. Терроризм – бүгенге көндә иң дәһшәтле, кан койгыч социаль күренеш. Аның төп максаты – физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин һәм милләт кешеләренең үзара ышанычын бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу. Әлеге төр явызлыкка каршы көрәш – дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Аны бары тик бердәм булып кына җиңеп була. Бергаепсез меңләгән кешенең гомерен өзгән, газап һәм тилмерүләр китергән бу рәхимсез җинаятьләргә беркем дә битараф калырга тиеш түгел,- диде Олег Рылов.