Бүген, 3 сентябрьдә, илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылды.
Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче санлы мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы – балалар. Бесландагы коточкыч һәлакәттән соң дистә елдан артык вакыт үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Ул вакытта бар кешелек вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын теләде, фаҗига урыныннан хәбәр көтте. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.
Бүген Мамадышта да террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан матәм чаралары үткәрелде. Алар иртәнге 10 сәгатьтә шәһәр стадион-ипподромында башланды. Биредә иң элек район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әлеге дата уңаеннан митинг уздырдылар. Анда катнашып, чыгыш ясаган дин әһелләре Димитрий атакай Морозов һәм Наил хәзрәт Вахитов дөньяда тынычлык булуын, Беслан фаҗигасе бер генә шәһәрдә дә, бер генә илдә дә кабатланмасын иде, дип теләделәр.
Митинг тәмамлануга шушы урыннан велойөреш старт алды. Тимер атларга утырган егермеләп мамадышлы, ә алар арасында төрле яшь, төрле милләт һәм төрле дин вәкиле бар иде, ЮХИДИ, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре озатуында шәһәрнең Ленин, Азин, Домолазов, Толстой, Давыдов урамнары аша үттеләр. Финиш 3нче санлы мәктәп базасында булды.
-Дистанция бик яхшы иде. Тамчы да арымадык. Күмәк төстә велосипедта йөрү үзе үк күңелле,- дип сөйләде велойөреш тә катнашучылар.