25 нче август көнне безнең Мамадыш шәhәрендә Кузьминнар гаиләсе Энҗе юбилейларын билгелэп уттеләр.Павел һәм Галина Кузьминнар 60 ел бергә гомер кичерәләр. Үз тормышларында алар Мамадыш шәhәрендә эшләделәр- Павел Павлович 81 яшенә кадәр токарь булып , Галина Александровна тегү мастерскоенда.. Алар 2 ир бала үстергәннәр. Хәзер инде аларның 2 оныгы, 1 оныкчыклары бар. Хәзерге көндә Энҗе юбилярларыбызны балалары hәм оныклары hәрвакыт кайгыртып яшиләр. Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Кузьминнарның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде.
Мамадыш районы аппарат җитәкчесе Вәзир Фаизов , район башкарма комитеты җитәкчесе Алена Смирнова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина җылы теләкләрен юллап юбилярларны тәбрикләделәр, аларга район башлыгы Анатолий Иванов мактау хаты , чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.