Мамадышта булган янгында 2 кешенең гомере өзелгән.

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Агымдагы елның 8 ае эчендә Мамадыш районында 21 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 2 кеше һәлак булган. Узган ел белән чагыштырганда бу бераз яхшырак күрсәткеч. 2015нче елның гыйнвар-август айлары дәвамында 25 янгын күзәтелгән, 5 кешенең гомере өзелгән. 

Мамадыш районының күзәтчелек һәм профилактика бүлегенең өлкән инспекторы Павел Руднев сүзләренчә, күп очракта янгыннар җылыткычларны һәм электр корылмаларын дөрес эксплуатацияләмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. 

-Мамадышлылар хуҗалыкларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсеннәр иде. Моннан тыш, хәзер авылларда печән җыю сезоны бара. Чапкан печәннәр транспорт юлларыннан читтәрәк, бакчаларда урнаштырылырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте Павел Руднев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International