Мамадыш “Арабелласы“ Совет урамына “күчә“.

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Мамадышның шәһәр көнендә Тәнзилә Әхмәдуллина җитәкчелегендәге “Каприз“ һәм Альбина Галимованың “Непоседы“ бию төркемнәре чыгыш ясаячак.

Теркемнәрдә 1нче сыйныфтан алып 7нче сыйныфка кадәр булган балалар катнаша. Биючеләр 27нче август көненә бу атнаның дүшәмбесеннән бирле әзерләнә башлаганнар. Репетицияләр көн саен үткәрелә.
Шулай ук, “Хыял“ яшүсмерләр клубы Совет урамында урнаштырылачак күргәзмәгә дә әзерлек эшләрен алып бара. Биредә әлеге оешма 1 метр озынлыктагы “Арабелла“ корабленең макетын тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International