Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

8 июль Бөтенрусиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгелиләр. Бу иң жылы, чиста, пакъ һәм күркәм гаилә бәйрәмнәренең берседер. Бәйрәмнең изге яклаучылары Петр һәм Феврония исәпләнә, аларның никахы чын сөю һәм тугрылык билгесе булып тора.

    Шушындый матур бәйрәм көнне Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә үзләренең мөнәсәбәтләрен 3 пар законлаштырдылар.  

   ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина изге бәйрәм көнне язылышкан парларга гаиләне саклап, һәрьяктан яклап, кадерен белеп яшәргә теләк теләп калды һәм бәйрәмнең символы саналып торган ромашка бәйләме бүләк итте.

   Безнең һәрберебез өчен бу көн якыннарыбызга, туганнарыбызга, әти-әниләр һәм балаларыбызга игътибар бирү, үзеңне ныклы һәм чиксез бәхетле гаилә итеп тояр өчен яхшы сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International