2016 нчы елның 11 нче июнь көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Өйләнешүчеләрне әзерләү мәктәбе” дип исемләнгән чара узды. Узләренең тормышларындагы иң зур вакыйганы югары дәрәҗәдә узуын теләгән барлык өйләнешүче парлар өчен Алабуга шәһәреннән махсус кунаклар "Dream Day" туй командасы килеп китте.
Талантлы туй организаторлары һәм координаторлар командасы, яшь парларга ничек туйларын матур итеп уздырыга үзләренең киңәшләрен бирделәр, серләрен ачтылар.
Шулай ук, чарада төрле сертификатлар уйнатылды, ГХАТ бүлеге алдында туй машинасы презентациясы узды, төрле шоу-программалар һәм кондитердан баллы өстәл әзерләнелгән иде.