Ана - Бөек исем. Хатын кыз өчен иң зур бәхет әни булу. Әни булган кеше балаларга бер кайчан битараф булмаячак. Аның йөрәге мәхәббәт белән тулы.
1 июнь көнне Бөтендөнья балаларны яклау көнендә икенче һәм өченче бала тапкан әниләргә тантаналы рәвештә ана сертификатын тапшырдылар.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова залда утыручы аналарның сөенечләрен уртаклашты. Районда балаларны үстерү һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылуын искәртте.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Нәниләренең якты дөньяга килүләре изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аларның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын теләп калды. Алыштыргысыз “Семейные страницы” мәгълүмати җыентыкны , әниләргә чәчәкләр, балаларга күчтәнәч тапшырды.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе урынбасары Валентина Ежова сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.