2016 нчы елның 11 нче июнь көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Өйләнешүчеләрне әзерләү мәктәбе” дип исемләнгән чара узачак. Өйләнешүче парлар өчен Алабуга шәһәреннән махсус кунаклар "Dream Day" туй командасы килә.
Талантлы туй организаторлары һәм координаторлар командасы, яшь парларга ничек туйларын матур итеп уздырыга үзләренең киңәшләрен бирерләр һәм серләрен ачарлар.
Шулай ук, чарада төрле сертификатлар уйнатылачак, ГХАТ бүлеге алдында туй машинасы презентациясы узачак, төрле шоу-программалар һәм кондитердан баллы өстәл булачак.
Узләренең тормышларындагы иң зур вакыйганы югары дәрәҗәдә узуын теләгән барлык яшь парларны көтеп калабыз!