Мамадыш көрәшчеләре Татарстан кубогы өчен бил алышты.

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Түбән Камада “Ярыш” спорткомплексында 17 яшькә кадәрге егетләр ирекле көрәш буенча Татарстан Кубогы өчен бил алышты. Спорт сезонының йомгаклау ярышлары “диварга дивар” рәвешендә узды.

Турнирны ачу тантанасында аның төп оештыручысы, меценат Ленар Гаянов сүз тотты. Ул дүрт ел эчендә иганәчеләр һәм тренерларның бердәм тырышлыгы ярдәмендә Түбән Камада ирекле көрәшнең алга китүен искәртте.

– Әле бу сезонда гына без шәһәребездә ир-атлар арасында Халыкара турнир, Бөтенроссия яшьләр ярышларын үткәрдек, Россия һәм Идел буе федераль округы Беренчелегенең җиңүчеләрен, призерларын тәрбияләдек, шулай ук ирекле көрәшне Түбән Камада иң массакүләм спорт төре дәрәҗәсенә күтәрдек, – дип белдерде ул.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Түбән Кама командасы яулады. Икенче урында Мамадыш командасы, тренерлары Ришат Муллаәхмәтов. Өченче урында – Казан көрәшчеләре. Җиңүче һәм призлы урын алучылар 50 000, 30 000 һәм 20 000 сумга акчалата бүләккә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International