30 апрель көнне Баскан мәдәният йортында танылган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,авылдашыбыз Булат Юнысовның юбилей кичәсе булып узды.
Һәркем үз язмышын үзе яза. Тәкъдирдә язылганны көтеп ятсаң, ихтимал, бәхет үзе сине эзләп килеп җитә алмас. Яшәү кыйбласын, тормышын сәнгать дөньясы белән аерылгысыз дип исәплидер Булат Юнысов та. Аның өчен бәхет – җыр-музыка, газиз халкыңа хезмәт итү.
Халык үз иткән популяр җырлары белән Булат Котдус улы һәммәбезгә дә күптән таныш. Ул 1946 нче елның 30нчы апрелендә дөньяга аваз салган. Төрекмәнстанда туса да, Катмышны үзенең туган авылы итеп саный. Кечкенә Булатның балачагы да, үсмер еллары да биредә үткән. Мәктәптә укыган чагында әнисе Мәгъфия ападан мандолинада уйнарга өйрәнә.Тәнәфес вакытларында,концертларда яраткан уен коралын кулыннан төшерми ул. Иҗатның ерак чишмә башы нәкь менә шуннан башлана да инде.
Тальян гармун татарның җаны, рухи мирасыбызны саклаучы ул. Булат Юнысов та гомер буена тальяныннан аерылмады. Бу талант аңа әнисеннән күчкән. Мәгъфия апа гармунда үзәкләрне өзәрлек итеп уйнаган. Аның әтисе дә гармуннар ясаучы оста булган.
Мәктәпне тәмамлагач, Булат Юнысов Алабуга авыл хуҗалыгы училищесына юл тота. Аннан бәхет эзләпме, әллә җанына тынычлык теләпме чит җирләрдә озак кына каңгырып йөрергә туры килә аңа. Шул елларда күңелендә иҗади хисләр бөреләнүе дә, мөгаен, туган ягын өзелеп сагынуы белән бәйледер.
Язмыш җилләре Булат абыйны Оренгбург якларына алып китә.Яшьтән җырга –моңга гашыйк егет Оренбург шәһәренең “Россия” мәдәният йортындагы үзэшчән сәнгать түгәрәгенә йөри, соңрак филармония каршында оештырылган татар театрында хезмәт итә. Тыйнак, акыллы егетне Оренбург татар драма театрына чакыралар. Шунда ул үзенең парын таба. Мәхәббәт җимешләре булып дөньяга бер-бер артлы аларның уллары Азат һәм Илнур туа.
Матур гына Оренбург театрында эшләп ятканда Булат Юнысовка Әлмәт татар дәүләт театрына чакыру килә.Иң мөһиме фатир бирәбез дип вәгъдә итәләр. Фатирсызлык үзәккә уткәнгә күрә алар Әлмәт шәһәренә күчеп китәләр.
15 ел буе Әлмәт районы халык театрын җитәкли ул. Халык театры 3 мәртәбә Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты, 5 тапкыр Җөмһүрият халык театрлары смотры лауреаты исеменә лаек була. Әлмәт шәһәренең мәдәният йорты каршында оештырылган халык театрының җитәкчесе булып эшләгән елларда ирешкән уңышлары өчен аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә.
Әлмәт шәһәрендә үткән ул елларны Булат абый “түгәрәк алмалы бәхетле еллар булган икән” дип искә ала. Бу чыннан да шулай. Ул С. Сөләйманова, К.Булатова, Г.Афзал, Ә.Маликовлар белән аралашып яши. Бик күп спектакльләргә җырлар яза.
1996 елда Булат Юнысов гаиләсен Әлмәттә калдырып, туган авылы Катмышка ялгыз калган әнисе янына кайта. Авыл мәдәният йортын җитәкләргә алына. Иҗатының яңа этабы башлана...
Күңел кемнедер эзли, юксына. Ялгыз йөрәк сыкрап сызланганда ул кулына гармунын ала , көйләр иҗат итә, яңа җырлары туа
Аның һәр җырының үзенә генә хас аһәңе бар, һәр әсәре күңелнең бер нечкә кылын чиертеп ала. Көйләрендә без шат күңелле яшьлек ашкынуларын да, юксыну, сагыну моңнарын да ишетәбез.Халык яратып тыңлый торган популяр җырлары бик күп авторның. “Үпкәләсәң әйдә,үпкәлә”,”Су юлы”,”Кырларым”,”Авылым Катмышым”,”Бәләкәй урман”һ.б. Аларны Республикабызның танылган җырчылары башкара.
Бөтен татар дөньясына ишетелгән “Үпкәләсәң әйдә,үпкәлә” җыры белән, Республика күләмендә үткәрелгән үзешчән композиторлар конкурсында катнашып, Булат Юнысов 2 нче урынга лаек була. Озак та үтми аның шушы исемдәге аудио кассетасы дөнья күрә.
Дөрестән дә, җыр кешеләргә бәхет, җылылык, илһам өләшә. Синең җырларыңда да тормышның сихри мизгелләре – сөю уты, сөю газаплары көчле ялкын булып үрелә.
Сүзләр белән музыка үрелеп барып, гүзәл бәйрәмне хасил итә. Дөрестән дә, татар халкының талантлы композиторлары күп. Бу яктан татар халкы - бәхетле халык. Алар төрле –төрле төбәкләрдән уңдырышлы туфракка төшеп, тамыр җибәрәләр. Шуңа күрә һәрберебез менә шушы уңдырышлы туфрак биргән җимешләр белән мактанырга яратабыз. Татарны җырлаткан, аның рухын җыр белән баеткан, аны юаткан, өметләндергән, шатландырган композиторларыбыз белән горурланабыз. Шулар арасында безнең авылдашыбыз - композитор Булат Юнысов та бар.
Хөрмәтле авылдашлар, тиздән барыбызны да сөендереп аның 70 җырдан торган компакт-дискосы чыгачак. 70 яшькә – 70 җыр. Әйе, гомер заяга үтмәгән. Катмыш мәдәният йорты директоры, художество җитәкчесе булып эшләгән елларында аның җитәкчелегендә бик күп чаралар үткәрелде. “ Сабан туй”лар аның тальяныннан башка узмады. Район мәдәният идарәсе каршында үткәрелгән чараларда да Булат Юнысов үзэшчән сәнгать коллективы белән актив катнашты.
Хөрмәтле авылдашлар, кадерле кунаклар җылы, эчкерсез бу матур иҗат кичәсе мизгелләре күпләрнең күңелендә озак сакланыр әле... Чакыруыбызны кабул итеп безнең кичәгә килгән барлык кунакларга, артистларга, бу бәйрәмне оештыручыларга ихлас күңелдән зур рәхмәт !
Шушы бәйрәмне материаль яктан оештыруда зур булышлык керткән спонсорларыбыз – Хазиев Рамзил Нурмөхәммәт улына, Хазиев Илфат Фаяз улына, Сибгатуллин Фәрит Мехәмәт улына, Фәхриев Мансур Әхмәтгали улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Булат абый, ә сезгә иҗатыгызда яңа биеклекләр, хезмәтегездә уңышлар, гаиләгезгә иминлек телибез. Яңадан-яңа җырлар безлән безне шатландырып озын-озак еллар яшәгез әле!
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Дания Сибгатуллина - Нигъмәтҗанова(Катмыш)