Ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды

2016 елның 1 апреле, җомга
Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә 1 нче апрель “Көлке көннендә” чираттагы ана капиталы сертификатларына ия булучыларны тәбрикләү чарасы узды

2016 нчы елның  1 нче аперль “Көлке көнендә” Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды. Һәм бу шаяру түгел! Залда утыручы бәхетле 12 гаиләне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова тәбрикләде, аларга гомергә бергә мәхәббәттә, бәхеттә һәм куанычта яшәргә теләде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина үз чиратында  гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән котлап, балаларын чын Россия гражданнары итеп тәрбияләүне теләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.

Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе  Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

Бәйрәмдә Шомбай да катнашты. Ул гаиләләрне котлады һәм бәхет теләде.

Фәния Әхмәтшина ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен җиткергәннән соң, барысын да  истәлекле фотога чакырды.

       Бәйрәм белән сезне хөрмәтле әти-әниләр!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International