Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2016 нчы елның март аен яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйлар. Аеруча туу актларының күп булуы сөендерә.
Татарстан Республикасы Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2016 елның март аенда 41 яңа туган бала теркәлде. Шуларның 21–малай, 20 – кыз. Әгәр узган елның статистик мәгълүматларын карасаң 2015 елның март аенда 29 бала теркәлгән булган, шуларның 16-малай, 13-кыз. Быелгы мәгълүматлар белән чагыштырганда 12 балага күбрәк булып чыга.
Март аенда әти-әниләр яңа туган сабыйларына малайларга иң күбе Никита исеме , ә кызларга : Айсылу һәм Эмилия дигән исемнәр кушканнар. Иң сирәк бирелгән малайлар исемнәре бу айда – Алим , ә кызлар исемнәре арасында- Патимат исеме куелган.
Шулай ук бу айда 18 пар дәүләт каршында законлы рәвештә гаиләләрен теркәделәр. Бу үз чиратында уртача күрсәткеч булып тора. Шунысы сөендерә, аерылышу узган елның март ае белән чагыштырганда кимегән. Районда гаилә дәрәҗәсен күтәрү һәм аерылышу очракларын киметү йөзеннән алып барылучы сәясәт, киләчәктә дә, аерылышу актлары артыуна киртә булып торыр дип ышанасы килә.