Финал этабында безнең “Олимп“ Чирмешән районы спортчыларын кабул итте. Хәлиткеч очрашуда мамадышлылар алдында бары тик җиңү яулау бурычы гына торды. Ник дигәндә, безнең бозда үткән беренче уенда кунаклар өстен чыктылар. Ә читтә уздырылган җавап матчында “Олимп“ егетләре өстенлеккә ирешә. Өченче уенның 1нче периоды безнекеләр файдасына 4:0 исәбенә төгәлләнде. Алдагы өлештә кунаклар җавапсыз ике алка керттеләр. Соңгы периодта исәп 4:3 булды. Иң азактан тренерыбыз Ринат Ризванов 5нче алканы кертте. Шул рәвешле, безнекеләр Татарстан беренчелеген оттылар. Командабыз сакчысы Рөстәм Әхәтов иң яхшы уенчыларның берсе итеп таныла.