Мамадышлыларны "Килен килде" комедиясен карарга чакыралар.

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Мамадыш халык театры 29нчы март көнне Көек - Ерыкса авылы мәдәният йортында, ә 30нчы мартта Түбән Яке авылы мәдәният йортында өр-яңа комедия күрсәтәчәк. Иҗади коллектив күренекле драматург Хәбир Ибраһимның “Килен килде“ әсәрен сәхнәләштерә. Шушы ук комедияне шәһәр халкы 1нче апрель- Көлке көнендә карый алачак. Ул район мәдәният йортында куела. 

Чыгышлар 19 сәгатькә билгеләнгән. 

Рольлэрдэ катнашалар: Диләрә Шәрифуллина, Инсаф Гасыймов, Фәнзилә Гыйльметдинова, Ринат Зәкиев, Гөлнур Васыйлова, Динара Исмәгыйлева һәм

Светлана Потапова.

Әсәрне сәхнәгә Марат Баязитов куя.

Билет бәясе 100 сум.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International