Мамадышта аюлар кышкы йокыдан уянган.

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Мамадыш районының “Берсут “ аучылык хуҗалыгында яшәүче аюлар — Гриша, Катя һәм Степа кышкы йокыдан уянган. Алар өчен “өн”не читлекләрендә саламнан ноябрь аенда ясаган булганнар.

“Хайваннар әлегә бераз сүлпәнрәк, бәлки бу аларның бик тавышлы күршеләре — лайкаларга бәйледер. Ерткычлар быел гадәттәгедән иртәрәк уянды. Аюлар ботка һәм аш белән туклана”, - ди “Берсут” спорт сунарчылык-балыкчылык клубы рәисе Сергей Ипкеев.

Беренче булып 4 яшьлек Гриша, аннан соң 8 яшьлек Катя, соңрак исә 2 яшьлек Степа уянган. Ә аларның күршесендә урнашкан дәүләтнең “Чистые луга” вакытлыча аучылык территориясендә аю эзләре әлегә күренми, анда яшәүче көрән аю йокысыннан уянмаган булса кирәк, дип сурәтли Мамадышның “Нократ” басмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International