Узган шимбәдә шәһәребез үзәгендә халыкка олы ярминкә, Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Оештыручылар алдан әлеге ярминкә бу сезонга соңгысы булачак, дисәләр дә, район башлыгы Анатолий Иванов: “Халык соравы буенча сезонны ябарга ашыкмыйбыз,ярминкәләр дәвам итәчәк“, - дип ышандырды. Нәүрүз уңаеннан районыбыз үзешчәннәре бай эчтәлекле һәм күңелле программа әзерләгән иделәр. 18 гүзәл кыз “Нәүрүз чибәре“титулы өчен көрәште. Ә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге төрле ярышлар әзерләгән иде.