Мамадыш районы авылларында Нәүрүз бәйрәме гөрли.

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бу көннәрдә районыбызның күп кенә авылларында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр. Фарсы теленнән кергән “нәүрүз” сүзе яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Әлеге чараның Олыяз төбәгендә узганында без дә катнаштык.

Олыяз һәм якын-тирә төбәкләрнең мәдәният хезмәткәрләре, оештыручылар Нәүрүзне барлык йоласына туры китереп үткәрәләр. Бәйрәмнең төп өлеше башланганчы авыл яшьләре өйдән–өйгә кереп ярмалар, йомыркалар җыеп йөргәннәр. Шул нигъмәтләре белән мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелдылар. Алар янәшәсенә урта буын һәм өлкән яшьтәгеләр дә кушылды.

-Нәүрүз– җиһанда көн белән төн тигезләшкән чорда билгеләп үтелә. Димәк, чын–чынлап яз башлана дигән сүз. Ел саен берничә авылда бу бәйрәмне зурлап үткәрәләр. Программада җыр-бию, күңел ачулар, тәмле коймактан авыз итү,- дип сөйләде район мәгариф бүлеге методисты Алсу Гаделшина.

Бәйрәмне оештыручылар Нәүрүзнең  нәрсәне аңлатуын, тарихи тамырларын, төрле халыкларда ничек  бәйрәм  ителүен сөйләделәр.  Шуннан соң мәйданда төрле уеннар, җыр һәм биюләр дәвам итте. 

Ә Зәлия Гәрәевага бик тә җаваплы эш йөкләнгән бүген. Ул кунаклар өчен тәмле коймаклар пешерә.

-Бәйрәм коймагы дигәч тә, аның рецепты үзенчәлекле түгел. Иң мөһиме- без аңа йөрәк җылысын кушып пешерәбез. Кем күпме тели, шуның кадәр авыз итә,- ди Зәлия Гәрәева.

Бәйрәмне тамаша кылырга күрше–тирә авыллардан да халык күп килгән иде. 

Биредә һәркем өчен ике самоварда чәй кайнап торды, өстәлләрдән коймак өзелмәде. Ә мәйдан уртасында Нәүрүзнең төп бизәге булган карга боткасы пешерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International