Узган атна районыбызда спорт чараларына бай булды.

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Узган атна районыбызда спорт чараларына бай булды. Спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда көч сынашты.

Ирекле көрәш. Якташыбыз Илдар Шәкүров төрле дәрәҗәдәге ярышларда үзенең осталыгын камилләштерүне дәвам итә. Бу эзсез югалмый. Шуның ачык мисалы, Илдар күптән түгел генә Тольяттида Вячеслав Петров истәлегенә 1996-98нче елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында узган Идел буе Федераль округы беренчелегенә катнашып, 66 килограммга кадәрге авырлыкта өченче урынны яулый. Бүген ул Россия беренчелегенә әзерләнә.

Түбән Ушманың “Дуслык“ спорт комплексында 1999-200нче елларда туган кызлар һәм малайлар Татарстан беренчелегендә көч сынашты. Әлеге бәйгеләргә республикабызның иң көчле иреклеләре генә җыелган иде. Чөнки турнир Идел буе Федераль округы беренчелегенә Татарстан җыелма командасына иң көчлеләрне сайлап алуны да максат итеп куйган иде. Нәтиҗәләргә килгәндә, безнең унике “иреклебез“ пьедесталга күтәрелде. Алар арасыннан Александр Кузнецов кына җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International