Мамадыш җәмәгать транспортларында автобус тукталышларының исемнәре, куркынычсызлык таләпләре игълан ителәчәк. Тәкъдимне җирле журналистлар да хуплады: тукталышларны рус телендә Гөлназ Кадыйрова, татар телендә Илнур Юнысов әйтәчәк. Бу автобус салонындагы пассажирларга тукталышларына алдан әзерләнә башларга ярдәм итәчәк.