Киләсе дүшәмбедән, ягъни 21нче марттан Язгы яхшылык кылу атнасы башлана һәм ул, Әдәплелек айлыгына әйләнеп, Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге заманда бер-беребезгә, бигрәк тә өлкәннәргә ихтибарлы, шәфкатьле, ярдәмчел булу бик мөһим. Кешегә яхшылык эшләү өчен күп тә кирәкми, гади генә нәзәкатьлелек тә күңелләрне эретә, үзебезгә олы рәхмәт булып әйләнеп кайта бит. Бөек Җиңү бәйрәме якынлашу уңаеннан, редакциябез сугыш ветераннарының фоторәсемнәрен дә кабул итә башлады. Алар 9нчы май көнне шәһәребезнең Совет урамындагы Хәтер стенасына урнаштырылачаклар.