2016 нчы елның 16 нчы март көнне Кече Кирмән авылында гомер итүче Мубаракшин Хамис Гаян улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән Кече Кирмән авыл җирлеге котлады, бүләкләрен тапшырдылар. Хамис Гаян улын юбилее белән котларга барлык туганнары да кайткан иде, туган көн уңаеннан Коръән ашы үткәрделәр. Хамис абый Кече Кирмән авылының мулласы да әле ул. Кече Кирмән мәчетендә авыл халкын көн дә намазга чакырып азан әйтә.
Хамис Гаян улы хатыны Әлфинур апа белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр.
Бергә тормыш корып яшәүләренә быел 60 ел тулды.
Бүгенге көндә Хамис Гаян улы малае Хәсәнҗан белән килене Энҗе хөрмәтендә яши. 3 балага яраткан әти, 7 оныгына һәм 7 оныкчыгына яраткан бабай.