Бу шимбәдә шәһәребез үзәгендә халыкны олы ярминкә , Нәүрүз бәйрәме дә көтә. Ярминкә, гадәттәгечә, иртәнге 7дә башланачак. Оештыручылар искәртүенчә, әлеге ярминкә бу сезонга соңгысы булачак. Аңа барлык икътисадый зоналар, фермерлар, район оешма- предприятияләре дә килә. Ә бәйрәм чараларына сәгать 8дә старт биреләчәк. Нәүрүз уңаеннан районыбыз үзешчәннәре бай эчтәлекле һәм күңелле программа әзерлиләр. “Нәүрүз чибәре“ бәйгесен дә тамаша кыла алачаксыз. 18 чибәр әлеге титул өчен көрәшәчәк. Ә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге төрле ярышлар үткәрергә әзерләнә. Ярминкәгә һәм бәйрәмгә рәхим итегез!