Район үзәк китапханәләр системасы авылларда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби чараларын башлап җибәрде. Аларның беренчесе Түбән Яке мәдәният йортында узды. Түбәнякелеләр “Язучылар бездә кунакта“ исемле кичәгә Татарстан Язучылар берлекләре әгъзалары Рафаил Газизов белән Вәрис Галине чакырганнар иде. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләреннән башланып китеп, якташ язучыларыбыз иҗаты белән дәвам итте. Укучылар Рафаил Газизов белән Вәрис Галинең шигырьләрен яттан өйрәнгәннәр. Хикәяләрен сәхнәләштерделәр. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә аларның әсәрләреннән өзекләр уйнадылар. Язучыларыбыз үзләре дә тамашачылар игътибарына шигырьләрен тәкъдим иттеләр, сорауларга җавап бирделәр.