Керпе дә үзенең баласына: “Аппагым, йомшагым,“ – дип дәшә дигән әйтемне ишетмәгән кеше юктыр.

2016 елның 18 марты, җомга

Керпе дә үзенең баласына: “Аппагым, йомшагым,“ – дип дәшә дигән әйтемне ишетмәгән кеше юктыр. Кызганычка каршы, без, адәм балалары, кайчагында тормышыбызда булган авырлыклар каршындагы көчсезлегебезне балаларыбызга кул күтәреп күрсәтәбез.

Мамадышта яшәүче, икесе дә беркайда да эшләмәүче бер гаиләдә булган хәлләр бернинди әхлак кануннарына да сыймый. Яшь кыз бала даими кыйналуларга дучар ителә әлеге гаиләдә. Анасы ирен дә уздырып җибәрә. Өч мәртәбә баласына кул күтәрә ул. Беренче мәртәбә узган елның июль аенда кызы аннан зыян күрә. Ә агымдагы елның 7нче гыйнварында бала әнисе генә түгел, әтисе тарафыннан да кыйналуга дучар ителә. Балага кул күтәрү моның белән генә тәмамланмый, икенче көнне әнисе тагын үзенең хилафи гамәлен кыла. Нәтиҗәдә, гаилә башлыгы үзенең “гөнаһларын“ – 200, аның хатыны 260 сәгатькә мәҗбүр эшкә җәлеп ителеп “юачаклар“.

Утыз өч яшьлек бер ханым да үзнен ун яшьлек кызына берничә мәртәбә кул күтәрә. Баласын “акылга утырту“ өчен ул куллары белән генә чикләнми, чалбар каешын да куллана. Аның баласына биш мәртәбә кул күтәрү очрагы теркәлә. Суд карары нигезендә ана кешегә 15 мең сум штраф салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International