Районыбызның башкаларга күрсәтерлек эшләре булу безнең өчен горурлык ул. Ә инде җөмһүриятебезнең башка районнарыннан килеп, бездәге үзгәрешләр белән танышу үзе ни тора. Узган атнада бездә кунакта булган Яшел Үзән районы делегациясе өчен дә үрнәккә алырлык әйберләр күп булды. Кунаклар районнары башлыгы Александр Тыгин җитәкчелегендә килгәннәр иде. Аларны, нигездә, бездәге фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермалары төзү өчен республикада кабул ителгән программа нигезендә 200 мең сум дәүләт ярдәме ничек кулланылуы кызыксындырды. Кунаклар танышуны Дүсмәттә Николай Павлов гаиләсенең фермерлык хуҗалыгыннан башладылар. Тәкәнештә, Олыязда, Дусайда программада катнашкан берничә хуҗалыкның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар килгән кунаклар. Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин да бездә күргәннәре белән соклануын яшермәде:
–Безнең максат сезнең районда фермерлык белән танышу иде. Без авылларыгызда кешеләрнең җиргә берегеп, гаиләләрен, районыгызны, республиканы туендыруларын күрдек. Башкларның эшчәнлеге белән якыннан танышу тәҗрибәне арттыра. Безне бирегә чакырганы өчен районыгыз башлыгы Анатолоий Ивановка чиксез рәхмәтле, – диде.