Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе авыл җирлеге сәркәтипләре белән җыелыш үткәрде.

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 16 мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 28 авыл җирлеге сәркәтипләре белән җыелыш. Сүз  һәрвакыттагыча документларны вакытында теркәп бару һәм документларның дөрес саклануын таләп итүдән башланды. Шулай ук  озакламый киләсе тикшерү һәм шуңа тиешленчә  әзерләнергә кирәклек тә  искәртелде.

 Җыелышта үткән 2015 нче елга нәтиҗәләр ясалды, 2016 нчы елга планнар һәм бурычлар куелды.  Гаилә институты абруен күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны үткәрү буенча да сөйләшү булды (юбилярлар, сугыш ветераннары гаиләләрен тәбрикләү һ.б.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International