Бөтенроссия олимпиадаларының региональ һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этапларында Мамадыш укучылары үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел 47 укучыбыз фән олимпиадаларында призлы урыннарга лаек булганнар, бу былтыргы белән чагыштырганда 13 кешегә күбрәк. Дүрт укучыны алга таба федераль дәрәҗәдәге сынау көтә. 2 нче санлы лицей, 1 нче һәм 4 нче санлы мәктәп, Зур Шия мәктәбе укучылары бу юнәлештә аеруча актив. Бу хакта район хакимияте бинасында узган гомумрайон киңәшмәсендә сөйләшү булды.