Узган атнада ЗАО «Стройсервис» хезмәткәрләре белән аерылышу һәм уз-узенә кул салу буенча профилактик эш алып баручы эш төркеменең икенче очрашуы узды. Бу төркемдә Мамадыш хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рамиль Галеев , юрист ,дин әһелләре Ильнур хәзрәт белән Василий атакай катнашты. Очрашуда гаиләләрнең аерылышулары, уз-узенә кул салу буенча диннең карашы, сәламәт яшәү тормышы алып бару буенча профилактик әңгәмәләр алып бардылар.