“Тәкәнеш агрофирмасы“ базасында уздырдылар.

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Районда язгы   кыр   эшләре  алдыннан бер кат әзерлекне барлау, алда торган бурычлар турында сөйләшү өчен агросәнәгать оешмалары җитәкчеләрен һәм белгечләрне берәр хуҗалык территориясенә җыю гадәте бар. Быел да шул традицияне дәвам итеп, семинар-киңәшмәне “Сөт иле“ җәмгыятенең “Тәкәнеш агрофирмасы“ базасында уздырдылар. Эшлекле чара “2016нче елгы язгы кыр эшләренә әзерлек һәм беренче кварталда терлекчелек тармагында ирешкән күрсәткечләрне анализлау“ темасына багышланды. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үткән киңәшмәне хуҗалыкның “Родина“ бүлекчәсендәге терлекчелек комплексында башладылар. Алга таба машина-трактор паркында техникаларның төзеклек дәрәҗәсе һәм ындыр табагында чәчүлек материал сыйфаты, саклану шартлары бәяләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International