Мамадыш районы мәдәният йорты үзэшчәннәре премьерага әзерләнә. Халыкара театр көне уңаеннан, район халкы язучы- прозаик, шагыйрь һәм драматург Хәбир Ибраһимнең “Килен килде” дип исемләнгән комедиясен тамаша кыла алачак. Халык театрының креатив режиссеры Марат Баязитов сүзләренчә, әсәрдә бик популяр тема кузгатыла: мошенниклар, кырыгалдалдар эшчәнлеге. Диләрә Шәфигуллина, Инсаф Гасыймов, Фәнзилә Гыйльметдинова, Гөлнур Васыйлова, Ренат Зәкиев, Светлана Потапова, Динара Исмәгыйловаларны сез төрле образларда күрә алачаксыз. Ә әлегә актерлар репетицияләрдә үз осталыкларын камилләштерәләр.