Кичә Мамадышта “Язгы МАРШ” дип аталган воркшоп кысаларында Татарстан шәһәрләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербургтан яшь архитектор булып район җитәкчелеге белән шәһәрнең бер паркын тагын да зәвыклы, үзенчәлекле итү турында сөйләштеләр.
Билгеле булганча, Татарстанда 12-30 мартта танылган Россия экспертлары җитәкчелегендә "Язгы МАРШ” воркшопында катнашу өчен яшь архитекторлар туплау өчен бәйге игълан ителгән иде. Президент ярдәмчесе Наталья Фишман башлангычы белән катнашучылар Татарстанның шәһәр һәм поселокларында җиде яңа иҗтимагый зона өчен архитектура концепциясе тудырачак. Аларның берсе безнең Мамадыш шәһәрендә эшләнәчәк. Проектны гамәлгә ашыру агымдагы елның яз-җәенә планлаштырыла.
Яшь архитекторлар фикер алышулардан соң, паркның кайсы урынында нәрсә булдыруны күзаллау өчен урынга чыктылар.