Районыбызның 254 гаиләсе мини-ферма булдыру теләге белән чыккан. Әмма республика җитәкчелеге тарафыннан Мамадыш районына быелга 11 мини-фермалык кына субсидия ,2 млн 200 мең сум акча каралган. “Әлеге лимит авыл халкының канатларын кисә, субсидия күләмен арттыру ягын карарга кирәк“,- диде район башлыгы Анатолий Иванов Дүсмәт авыл җирлегендә узган семинар- киңәшмәдә. Эшлекле чара “ 2015 нче ел нәтиҗәләре, 2016 нчы елгы кыр эшләренә әзерлек, беренче кварталда терлекчелек тармагында ирешкән күрсәткечләрне анализлау“ темасына багышланды. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә үткән киңәшмәдә җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты. Сөйләшүне берничә хуҗалык белән танышудан башладылар. Анна һәм Сергей Зайцевларның шәхси хуҗалыкларында бүгенге көндә 2 баш сыер, 2 баш тана, 3 баш үгез бар. Быел гына яңа утар җиткергәннәр. “Ирем белән улларым җәйләрен урманда диләнкә кистеләр, шуннан алып кайтып яңа лапас торгыздык, - ди Анна ханым. Моңа кадәр республика программаларында катнашканнары булмаган. Мөгезле эре терлек, савым сыерлар саны кимүгә юл куймаска кирәк, дип басым ясалды киңәшмәнең пленар өлешендә. Уңай динамика Урта Кирмән, Катмыш, Дүсмәт авыл җирлеге КФХ нда. Әлеге хуҗалыкларда артым 150 башка кадәр. Савым сыерлар саны буенча яхшы артым Дүсмәт, Т. Тәкәнеш, Урта Кирмән, Красная Горка авыл җирекләрендә күзәтелә.
Былтыр районда 64 кече ферма төзелгән булган. Быел исә 11 мини-фермага лимит бирелде. Әмма район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән 60 кече- ферма төзелешенә рөхсәт алынды, дип хәбәр итте утырышта район башлыгы ярдәмчесе Ришат Сәмигуллин.