Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

 

Шушы көннәрдә Татарстанда «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!» акциясенә янәдән старт бирелде. Әлеге чара 25 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Кагыйдә буларак, әлеге россиякүләм чара елга ике мәртәбә - март-апрель һәм октябрь-ноябрь айларында үткәрелә. Хокук сакчыларының бу чарага зур игътибар бирүе юкка түгел, билгеле. “Ак үлем”гә каршы көрәштә халык ярдәменең ни дәрәҗәдә мөһим булуын алар күптән аңлады инде.

Мәсәлән, Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда уздырылган акциянең икенче этабында “ышаныч телефоннары”на республика халкыннан барлыгы 189 мөрәҗәгать килеп ирешкән.


14 март көнне исә «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!» акциясенә янәдән старт бирелде. Шул рәвешле, халык наркотик куллану һәм тарату белән шөгыльләнүчеләр турындагы мәгълүматны аноним рәвештә тиешле органнарга җиткерә ала. Шул ук вакытта аларга әлеге афәткә каршы көрәш, аны дәвалау чаралары турында да сорашып шалтырату мөмкинлеге тудырылган.

Татарстанлылар наркотик тарату, саклау һәм куллану белән бәйле мәгълүматны теләсә-кайсы вакытта калдыра ала. Моның өчен түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:

Татарстанның наркотикларга каршы көрәш идарәсе - (843) 273-43-45;
Алабуга – (85557) 3-97-70;
Мамадыш прокуратурасы: 3-40-40

Кайнар линия 050

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International