Районыбызда авылларда яшәүче спорт сөючеләр өчен кышкы уеннарның чираттагысы узды. Мәгълүм булганча, аларда районыбызның биш икътисадый зонасының иң көчле спортчылары катнаша. Алар унбер төр буенче көч сынаштылар. Бәйгеләрдә мәктәп балаларыннан алып песния яшендәгеләрне дә күрергә була иде. Авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да бу чарадан читтә калмады. Алар үзләрен пневматик винтовкадан атып сынадылар. Араларында башка төрләрдә катнашучылар да бар иде. Чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә әверелгән бу ярышларда Красная Горка икътисадый зонасы спортчылары зур өстенлек белән җиңү яуладылар. Алар унбер төрнең җидесендә беренче урынны алдылар. Кирмән һәм Шәдче икътисадый зонасы икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.