Район үзәк китапханәләр системасы авылларда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби чараларын башлап җибәрде.

2016 елның 11 марты, җомга

Район үзәк китапханәләр системасы авылларда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби чараларын башлап җибәрде. Аларның беренчесе Түбән Яке мәдәният йортында узды. Түбәнякелеләр “Язучылар бездә кунакта“ исемле кичәгә Татарстан Язучылар берлекләре әгъзалары Рафаил Газизов белән Вәрис Галине чакырганнар иде. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләреннән башланып китеп, якташ язучыларыбыз иҗаты белән дәвам итте. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина хәбәр итүенчә, чираттагы аналогик чара агымдагы атна шимбәсендә, 26 нчы март кичендә, 19.00 сәг тә, Баскан авылы мәдәният йортында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International