Беренче очрашу.

2016 елның 11 марты, җомга

2016 елның 16 мартында Мамадыш тегү фабрикасы хезмәткәрләре белән аерылышу һәм уз-узенә кул салу буенча профилактик эш алып баручы эш төркеменең беренче очрашуы узды. Эш төркемнәре  4-5  кешедән тора. Организацияләрнең чакыруы буенча ул төркемнәр коллектив белән очраша. Бу төркемнәргә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, врачлар, дин әһелләре , юристлар һәм башкалар керә.Беренче шундый очрашуда ГХАТ бүлеге  начальнигы Фәния Әхмәтшина да катнашты.

     Очрашуда гаиләләрнең аерылышулары һәм ничек аларны саклап калу, балалары белән элемтәне югалтмау , уз-узенә кул салу буенча һәм бу проблемаларны чишү юллары турында профилактик әңгәмәләр алып бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International