“Балкыш”.

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Шәдче  авылы  мәдәният  йортында,  ветераннар  арасында  узучы  үзешчән сәнгать   осталарының  “Балкыш” республика  фестиваленең  район  күләм зона  туры үтте. Бирегә  шушы төбәккә  караучы  Кләүш, Түбән Шүләңгер, Көек-Ерыкса  һәм Шәдче  авыл  җирлекләреннән  өлкән  яшьтәге  үзешчәннәр  чакырылган  иде.

Бәйгенең  таләбе  буенча, анда пенсия яшендәгеләр  катнашырга  хокуклы.

Әлеге  чараны  ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография  номинацияләре буенча  уздыралар.

- Фестивальнең  максаты-өлкән яшьтәге  гражданнарны  җәмгыять тормышында  актив  катнаштыру, аларның  үзешчән  иҗатларын  үстерү, милли  мәдәниятне  һәм  халык  традицияләрен  баету, ныгыту,- ди Гөлнәзирә Талипова.

Чыгышларны район  ветераннар советы  рәисе Гөлнәзирә Талипова рәислегендәге  жюри  вәкилләре  бәяләп  барды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International