Чәршәмбе көнне Татарстан Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе начальнигы Роза Килкеева Мамадышта райондашларыбызны кабул итте.

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне Татарстан Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе начальнигы Роза Килкеева Мамадышта райондашларыбызны кабул итте. Өч сәгатьтән артык барган кабул итүгә дистәдән анртык кеше килгән иде. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та, башка җитәкчеләр дә халык белән очрашуга ачык булгач, гозер белән килгән кешенең проблемалары тизрәк хәл итү өчен төрле чаралар күрелгәч, башкаладан килгән чиновникларга кабул итүгә бездә халык бик күп язылмый. Язылсалар да, күбрәк глобаль проблемаларны күтәрүчеләр була. Без дә, форсаттан файдаланып, Роза Рифкатовнада кабул имтүдә булганнарның берничәсе белән сөйләшеп алдык.

–Җылы кабул итте. Бик ачык, мөлаем сөйләшә. Гозеремне игътибар белән тыңлады. Минем мәсьәләне хәл итү өчен Россия һәм Татарстан масштабында яңа законнар кабул итәргә кирәген ашыкмыйча, җентекләп аңлатты,–диде мәгариф тармагы хзмәткәре, бүгенге көндә бала белән декрет ялында утыручы Фәүзия Нургалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International