Мамадыш районыда гомер итүче Рамил Гизатуллин Ватанны саклаучылар көненә иң зур бүләк отты. Нәкъ 23 нче февраль көнне тормыш иптәше Венера тәүге улларын алып кайтты. Бәхетле ата-ана малайларга сирәк очрый торган Сәид һәм Сәмир исемнәре сайлаганнар. Гарәб исемнәре сүзлегенә күз салсаң, “Сәид” исеме “Бәхетле, уңышлы” ә, Сәмир исеме “Әңгәмәдәш, гәптәш” дигән мәгънәгә ия.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь гаиләгә һәм балаларга җылы теләкләрен җиткереп, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тормыш иминлеге теләп, гаилә башлыгына балаларның беренче документларын тапшырды.