Тәкәнеш участок ветеринария пункты базасында этләрне һәм мәчеләрнең стерильләштерүгә һәм кастарцияләүгә багышланган зона семинар-укуы узды.

2016 елның 27 феврале, шимбә

Тәкәнеш участок ветеринария пункты базасында этләрне һәм мәчеләрнең стерильләштерүгә һәм кастарцияләүгә багышланган зона семинар-укуы узды. Әлеге чарада тугыз районнан килгән ветеринария белгечләре катнашты.

Семинар участок ветеринария пункталрының ветеринария белгечләрен стерильләштерү һәм кстарцияләү буенча күнекмәләрен камилләштерүне дә күз уңында тотты. Стерильләштерү һәм кастарцияләү өчен соңгы елларда Татарстанда сафка бастырылган участок ветеринария пунктлары киң файдаланыла башлады. Тәкәнештәге участок ветеринария пунктында узган семинар-укуда катнашкан ТР Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактик чаралар бүлеге начальнигы Дамир Хөснетдинов сүзләренә караганда, 2014-2015нче елларда дәүләт программасы буенча җөмһүриятебез территориясендә 86 модульле пунктлар төзелгән. Шуларның икесе безнең районда: югарыда телгә алынган Түбән Тәкәнештә һәм Түбән Сон авылында. Агымдагы елда тагын 40 шундый объектны сафка бастыру планлаштырыла. Аның берсе безнең районның Көек-Ерыкса авылында булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International